Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат
Яңалыклар

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат

Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.

«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде. 


Нет комментариев