Халык санын алуга әзерләнәбез
Россия хөкүмәте, “Бөтенроссия халык санын алу турында”гы 2002 нче елның 25 гыйнварында кабул ителгән 8-ФЗ санлы канунга нигезләнеп, 2020 елның октябрь аенда чираттагы халык санын алу уздырылачагы хакында игълан итте.
Татарстан Республикасында, шул исәптән Мөслим муниципаль районында да 2020 елның октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек бара. Хөкүмәт карары нигезендә республикада 2020 елгы халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзелде. Шуңа тәңгәл рәвештә Мөслим муниципаль районы башлыгы 2019 нчы елның 1 июлендә “Мөслим муниципаль районында 2020 елда халык санын алуны уздыру буенча комиссия төзү турында” 21 санлы карарын кабул итте.
Бүгенге көндә әзерлекнең беренче этабы төгәлләнде. Теркәүчеләр торак йортлар, торак булмаган фонд йортлары турында мәгълүмат туплап тапшырды. Эшне яхшы итеп оештыру, аның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен әзерлек барышында, шулай ук җанисәп алу вакытында торак пунктларда адресларның төгәл һәм дөрес булуы шарт, ди статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Нурия Насыйрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев