Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алу кичәсе үтте
Кичәдә якташыбыз истәлеген район үзәгенең бер урамына аның исемен биреп мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр яңгырады.
Район мәдәният йортында РСФСРның һәм ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алу кичәсе үтте. Хезмәттәшләре, балалары 40 елга якын мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән белгеч, кабатланмас тавышлы җырчы турында истәлекләрен яңартты. Чарага килүчеләр Халидә Уразаева башкаруындагы җырларны язмаларда тыңлады, Татарстан телевидениесе архивыннан якташыбыз турында өзекләр карады. Үзешчәннәр аның репертуарындагы җырларны башкарды. Кичәдә якташыбыз истәлеген район үзәгенең бер урамына аның исемен биреп мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев