Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле велойөреш

“Мөслим йөрәге” скверында Россия флагы көне уңаеннан велойөреш оештырылды.

Россия флагы көне 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге чарада мәктәп укучылары да, оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр дә, лаеклы ялдагылар да – гомумән, вакытын файдалы үткәрергә теләүче һәркем катнашты. Күңелле музыка астында теләгән кешегә аквагрим ясату мөмкинлеге тудырылды. Россия триколорын тарату акциясе оештырылды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде, Россия флагы тарихы белән таныштырды. Районыбыз, илебезнең патриотлары булырга өндәде. Яшь армиячеләр Россия флагын алып кергәч, гимн яңгырады. Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров велойөреш турында мәгълүмат җиткерде, маршрутны аңлатты һәм ярышка старт бирде.

– Флаг – дәүләт символларының бер өлеше. Ул бина түбәсенә беркетелеп, матурлап торучы гына түгел, байрак бик зур тәрбияви мәгънәгә ия. Олимпиадаларда, дөньякүләм ярышларда җиңүгә ирешкәндә дәүләтебез байрагы күтәрелгәндә нинди горурлык хисләре кичерәбез! Бөек Ватан сугышы елларында Берлинны алганда Рейхстагка кадалган СССР флагы искиткеч көчкә ия була! Ул – җиңү символы, Россия халкының бердәмлеген раслый, - диде иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.

Мәгариф ветераны Әлфия Измайлова бәйрәмнән бик канәгать булуын җиткерде: “Бик күп танышларны очраттым. Мөслим урамнары буйлап, аннан “Кояшлы Ык” ял зонасында велосипедта йөрү бик рәхәт икән. Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырам. Мөмкинлек булганда саф һавада йөреп калырга кирәк”.

Чарада катнашучыларның битләре алсуланган, күңелләре күтәренке иде. Велойөрешкә килүчеләр кыска гына вакыт аралыгында күптән күрмәгән танышларны, дусларны очратып, саф һава сулап, уңай эмоцияләр алып, өйләренә таралды.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев