Көчле җил вакытында нишләргә?
Яңалыклар

Көчле җил вакытында нишләргә?

Тәрәзәсез балконнарда торган беркетелмәгән җиһазларны алып куярга, өй тәрәзәләрен ябарга киңәш ителә.

Урамнарда реклама беркетмәләре, юл билгеләре, электр үткәргеч линияләрдән ерак торырга. Алар аварга мөмкин.

Агачлар астында машинаны калдырмаска кирәк.

Өй янында, җәмәгать транспорты тукталышында көчле җилдән качып торырга кирәк түгел. Өй түбәсеннән шифер кисәкләре төшәргә мөмкин.

Машина йөртүчеләргә шәһәр яны территориясеннән чыгып китмәскә, юлда куркынычсыз тизлекне сайларга киңәш ителә.

Фото - Pixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев