Казанның ике хоккейчысы Россия яшьләр җыелма командасына чакырылган
Валерий Брагин җитәкләгән команда Канада командалары белән очраша, дип яза "Татар-информ".
Россия яшьләр хоккей җыелма командасының Валерий Брагин җитәкләгән тренерлар штабы CIBC Canada Russia Series сериясендә катнашачак кандидатлар исемлеген игълан итте.
1 ноябрьдә Новогорскида башланачак кыска вакытлы җыеннарга 27 хоккейчы чакырылган. Алар арасында Казанның "Ирбис" командасы уенчылары - сакчы Николай Богатов белән бу сезонда "Ак Барс" өчен уйнау тәҗрибәсе булган һөҗүмче Владислав Кара да бар. 3 ноябрьдә Канадага хоккейчыларның 23е генә барачак. Аларга океан артында Төньяк Америка лигасында чыгыш ясаучы Россия уенчылары да кушыла.
CIBC Canada Russia Series - ел саен уздырыла торган 6 матчтан торган серия ул. Анда Россия яшьләр җыелмасы Канаданың үсмерләр лигасында уйнаучы хоккейчылардан тупланган командалар белән очраша. Быел ул 6-16 ноябрь көннәрендә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев