Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарны искә алдылар

25 март көнне Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә комплексында чыккан янгында 64 кешенең гомере өзелде.


("Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанда "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарны искә алдылар. Шул сәбәпле, Ленин бакчасында матәм митингы узды.

"Бу бик зур югалту. Ләкин иң аянычлысы шул: күпме сабыйның гомере өзелде. Йөрәкләрне тетрәндергеч фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Бу - якыннарын югалтканнар өчен генә түгел, ә безнең барлык республикабыз, илебез өчен зур кайгы. Бу кайгыны бергә кичерүебез һәлак булучыларның якын кешеләренә аз булса да җиңеллек китерер дип ышанасы килә", - ди Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Дамир Фәттахов.

Искә алу чарасында Татарстан республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, беренче ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Марат Моратов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Үзәк фонтан янына җыелган халык һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды, шәмнәр яндырды, уенчыклар һәм чәчәкләр куйды.

Казанда яшәүче Рәбига Сафина күз яшьләрен яшерә алмады. "Үземнең дә ике балам бар. Газиз балаларын, йөрәк парәләрен соңгы юлга озатканда ата-ана йөрәге ничек түзәр? Фаҗигадә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына, якыннарына югалту кайгысын күтәрергә сабырлык сорыйм. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен иде", - диде ул.

Матәм митингында мәктәп укучылары һәм студентлар да катнашты. Казан федераль университеты студенты Чулпан Гарифуллина мәрхүмнәрне искә алу исәннәрнең бурычы дип саный. "Ленин бакчасында искә алу митингы булачагы турында социаль челтәрдән укып белдем. Укудан соң туры монда килдем. Мәрхүмнәрне искә алу исәннәрнең бурычы. Һәлак булучыларның урыны җәннәттә булсын", - диде ул.

Кемерово өлкәсе губернаторы 27, 28 һәм 29 март көннәрен төбәктә матәм көннәре итепигълан итте. Дәүләт учреждениеләрендә әләмнәр төшереләчәк, мәдәни-күңел ачу чаралары булмаячак.

Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көнеитеп игълан итү турында указны имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев