( "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 357 бала (178 малай һәм 179 кыз) тууы теркәлгән. Бу хакта Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенә сылтама белән шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә - 48. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә - 52.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр - Ева, Әмир, Кирилл, Сафия, Карина, Иван, Самир, Асель, Амелия. Сирәк кушылган исемнәр - Сальма, Эмма, Лада, Адриан, Газизә, Рәсул, Дилия, Юзилә, Аристарх, Евсей.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 199 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18 яшь булса, иң өлкәннәренә - 66 һәм 56 яшь, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев