Казанда нейросеть ясаган беренче «янгын» булды
Алдагы көннәрдә социаль челтәрләрдә урнаштырылган төтенле фотоларны нейросеть ясаган
Казандагы «Корстон»да булган дип саналган янгын турындагы мәгълүмат ялган икән. Алдагы көннәрдә социаль челтәрләрдә урнаштырылган төтенле фотоларны нейросеть ясаган, – дип хәбәр итте «Реальное время» гә Гадәттән тыш хәлләр буенча Матбугат бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин.
– «Корстон»дагы инцидент турындагы мәгълүмат – нейросеть ясаган ялган мәгълүмат. Бу объектта янгын булган дип бер хәбәр дә килмәде, – диде ул.
Чыганак: Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев