Казанда хатын-кызлар арасында иң популяр вакансияләр исемлеге төзелде
Яңалыклар

Казанда хатын-кызлар арасында иң популяр вакансияләр исемлеге төзелде

Экспертлар гүзәл затларның кайсы өлкәләрдә эшләргә теләвен ачыклады.


(«Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кызлар арасында бухгалтерия һәм финанслар, мәгариф һәм фән, медицина һәм фармацевтика, административ эшчәнлек, шулай ук йорт персоналы белән эшләү иң популяр вакансияләр рәтенә керә. «Avito Работа» экспертлары 8 Март алдыннан әнә шуны ачыклаган.

Резюмеда хатын-кызлар күрсәткән уртача хезмәт хакының күләме 18 мең 512 сум тәшкил итә. Ир-атлар исә күбрәк хезмәт хакына (24 мең 334 сум) өметләнә.


Нет комментариев