Яңалыклар

Казанда билгесезләр Александровский пассажын җимергән, полиция тикшерү үткәрә

Кичә социаль челтәрләрдә Казанда билгесез кешеләрнең Александровский пассажын җимерүе турында мәгълүмат чыкты

Социаль челтәрләрдән алынган кадрларда күренгәнчә, бинаның тәрәзәләре ватылган һәм төп балкон зыян күргән.

"Хәзерге вакытта әлеге факт буенча полиция бүлегендә вакыйганың барлык шартлары тикшерелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", - дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.



 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев