Казанда автобус өстенә агач ауган
Яңалыклар

Казанда автобус өстенә агач ауган

Казанда 47 нче номерлы маршрут автобусы өстенә агач ауган. Әлеге хәл кичә Батыршин урамы тукталышында булган, дип яза "Татар-информ" сайты.

Гадәттән тыш хәлне тасвирлаучы фотолар социаль челтәрләрдә пәйда булды. Андагы хәбәрләргә караганда, гадәттән тыш хәл аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.


Нет комментариев