Казанда 14 сентябрьдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак
Татарстан башкаласында 14 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк
Мәйданчыкларда яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар ваклап сату бәясеннән 15 процентка түбәнрәк бәядән тәкъдим ителәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
«Урып-җыюдан соң һәр елны шәһәр халкы көзге ярминкәләр көтә. Күп еллар эчендә барысының да яраткан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барлыкка килде, сатып алучылар аларны таный. Традиция буенча барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырабыз», – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Аның сүзләренә караганда, фермерлар белән агропредприятиеләр дә сәүдә итүне көтә, шуңа күрә шәһәр башлыгы район администрацияләре башлыкларына Татарстан районнарыннан килгән делегацияләрне шәхсән каршы алырга һәм шәһәр халкы белән элемтәдә торырга кушты.
Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә 6:00 дән 13:00 гә кадәр алып барылачак. Ярминкә узачак урыннар белән Казан мэриясе сайтында танышырга була. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев