Тикшерү мәгълүматлары буенча, тугыз шәһәрдә Kia Rio бик актив таралуы ачыкланган. Мәскәүдә (11 500 данә), Казанда (2019 данә), Түбән Новгородда (1420 данә), Ростов-Донда (1173 данә), Екатеринбургта (1169 данә), Уфада (1109 данә), Волгоградта (674 данә), Омскида (413 данә) һәм Красноярскида (395 данә).
Тагын бер "бюджетник" - Hyundai Solaris. Аңа иң күп ихтыяҗ Санкт-Петербургта (6129 данә), Чиләбедә (839 данә) һәм Новосибирскида (714 данә) булуы ачыкланган.
Lada Grantны исә бик теләп Пермь (1496 данә), Самара (1241 данә) һәм Воронежда (969 данә) сатып алганнар.
Нет комментариев