Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кар десанты” вәкилләре килде

25-27 март көннәрендә районыбызга “Кар десанты” бөтенроссия патриотик акциясендә катнашучы Россия студентлар отряды вәкилләре килде. Алар Метрәй, Вәрәшбаш һәм Мәлләтамак авыл җирлекләрендә булдылар.

“Кар десанты” – “Россия студентлар отряды” гомумроссия җәмәгать оешмасының ирекле яшьләр акциясе. Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан берничә уку йорты студентларын үз эченә алган “Кар десанты” вәкилләре югарыда саналган авыл җирлекләрендә урнашкан мәктәпләрдә укучылар белән очраштылар, мастер-класслар күрсәттеләр. Шулай ук авыл җирлекләрендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм иттеләр, халыкка хезмәт күрсәтүче биналар һәм чишмә яннарын чистарту эшләрендә катнаштылар.
– “Кар десанты” кебек иҗтимагый хәрәкәтләрнең һәм алар тарафыннан үткәрелүче акцияләр авыл җирлекләре өчен бик кирәк. Чөнки бүген җирлектә ялгыз яшәүче, сәламәтлеге дә какшаган өлкәннәребез байтак. Авылда яшьләрнең аз булуы да кул көче сорый торган эшләрне оештырганда кыенлык тудыра. Студентлар отряды бик кирәкле эшләр башкарды. Алар белән чисталык икеайлыгы кысаларында территорияләрне, чишмәләрне, зиратларны чистарту, авылларыбызны яшелләндерү юнәлешендә бергәләп эшләргә дип килештек. Димәк, студентлар безнең җирлекнең көтеп алынган кунаклары булачак, ел дәвамында мондый ярдәм акцияләрендә алар белән еш очрашырбыз дигән теләктә калам, – ди Метрәй авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айзат Гыйлфанов.
Яр Чаллы шәһәре студентлар отряды штабы командиры Василий Иванов “Кар десанты” акциясенең максаты белән таныштырды.
– Бөтенроссия “Кар десанты” акциясе бүгенге көндә илебезнең 40 регионында эшли. Студентлар, төркемнәргә берләшеп, авыл җирлекләренә, кече авылларга киләләр. Акциянең максаты – халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү. Бүген күп авылларда яшьләр бик аз, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр күбәеп бара. Шуңа күрә, кемгәдер ярдәм кулы сузып, булыша алганбыз икән, димәк, максатыбызгы ирешкәнбез. Бүген өлкән яшьтәге берничә абый-апага кар сулары агар өчен ерганаклар ясадык. Кызларыбыз балалар бакчасында сабыйлар белән төрле уеннар үткәрде, мастер-класслар күрсәтте. Гомумән, бүгенге эшебездән бик канәгать калдык, – ди Василий Иванов.
Өч көн дәвамында студентлар шулай өлкәннәребезгә ярдәм итеп, балаларның күңелләрен күреп йөрделәр. Көннәрнең шактый суык, явымлы булуына карамастан, урамда эшләүдән дә баш тартмадылар. Үзләренең башкаларга ярдәм итә алуын һәм башкарган эшләренең нәтиҗәсен күрү бәхете йөзләренә чыккан иде. Мондый иҗтимагый хәрәкәттә катнашучы студент яшьләргә “афәрин!” диясе килә. Районыбыз яшьләре, өлкән класс укучылары, аграр көллият студентлары да, шундый отрядларга берләшеп, файдалы эшләр акциясен башлап җибәрсәләр, ничек матур булыр иде?! Мөслимдә старт алган Рухи-әхлакый үсеш елында бигрәк тә.

Фәридә Гайнетдинова.

Фото – “Мизгел” яшьләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев