Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

“Кадрлар” проекты барысын да хәл итә

Социаль яклау бүлеге бинасында ТР Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең Мөслим бүлеге эшчәнлек алып бара

Быел бүлектә “Кадрлар” милли проекты кысаларында комплекслы модернизация эшләре башкарылды.

Ремонтка 12 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде. Илкүләм проект кысаларында мәшгульлек хезмәте биналарын ремонтлау һәм җиһазлау республиканың төзелеш министрлыгы белән берлектә башкарылды.

– Проект кысаларында 2025 елда 42 районда мәшгульлек хезмәте бүлекләре бертөрле итеп модернизацияләнде. “Кадрлар” милли проектын, аерым алганда, аның “Хезмәт базары белән идарә итү” федераль проектын гамәлгә ашыру буенча күләмле эш башкарылды. Ике бүлмәгә ремонт ясалды. Хәзер бүлмәдә балалар почмагы да бар, кечкенә бала белән эш эзләп килгән әти-әниләр өчен бу уңайлы. Бүлмәдә цифрлы сервислар эшли, көтү урыны, мәгълүмат стенды, вакансияләр тәкъдим итүче терминал – барысы да халыкка уңайлы итеп эшләнгән, – ди ТР Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.

Төркем белән дәресләр үткәрү залында социаль адаптация узу, психологик ярдәм күрсәтү белән бергә профориентлашу, вакансияләр ярминкәсен үткәрү күздә тотыла. Бердәм стильдә эшләнгән архив бүлмәсе бар. Һәр бүлмәдә күзәтү камералары эшли, кондиционерлар, кулерлар куелган. Бүлек хезмәткәрләренең бердәм формасы да булачак.

– “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”гы 565 санлы Федераль закон тулысынча үз көченә керде. Моңа кадәр гражданин гаризаны һәр хезмәтне аерым сорап язса, хәзер кон-крет тормыш ситуациясен генә билгели. Әйтик, кеше – эш яки эш бирүче хезмәткәр эзли. Бу очракта мәшгульлек хезмәте белгече билгеле бер хезмәтләр пакетын һәм ярдәм чараларын тәкъдим итә. Гражданин сәламәтлеге аркасында эшен алыштырырга мәҗбүр икән, консультант аңа, кирәк булганда, һөнәр алырга, укырга тәкъдим итә ала, ә моңа кадәр һөнәри юнәлеш бирү кебек ярдәм тәкъдим ителәчәк. Шулай ук яңа эш урынында вакытлыча ялланган хезмәткәр сыйфатында үзеңне сынап карау да тәкъдим ителә ала, – ди Мөнирә Идиятуллина.

Эш бирүче белән хезмәттәшлек тә гамәлгә ашырыла. Эш бирүчегә өч айга хезмәткәрләр кирәк булса, мәшгульлек бүлеге сезонлы эшкә кеше эзләячәк.

“Кадрлар” милли проекты һәр кешегә индивидуаль якын килүне күздә тота. Бүген мәшгульлек хезмәте гражданнар өчен – 33, эш бирүчеләр өчен 27 сервис тәкъдим итәргә әзер. Бүлектә 17 кеше “эшсез” статусы белән исәптә тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев