Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Юрист ни өчен кибеттә һәрвакыт чек алырга кирәк икәнен аңлатты

Бу хакта РИА Новостига юрист Лилия Ширяева сөйләгән

Кибеттә товарлар сатып алганда һәрвакыт чек алырга кирәк. Чексыз гарантия хезмәте күрсәтелми, товарны кире кайтарып та булмый. Товарның берәр җитешсезлекләре ачыкланган очракта компенсация алыр өчен шулай ук чек кирәк. Бу хакта РИА Новостига юрист Лилия Ширяева сөйләгән.

«Кассир һәрвакыт чек бирергә тиеш. Әгәр бирми икән, бу закон бозу була. Чек — сезнең товар сатып алуыгызны раслаучы төп дәлил, шуңа күрә аны һәрвакыт алырга кирәк. Чектан баш тарткан очракта товарны кире кайтарып та, гарантия хезмәтеннән файдаланып та, нинди дә булса җитешсезлек өчен компенсация алып та булмаячак», — диде ул.

Әгәр кассада чек бирмәсәләр, аны кассирдан сорап алырга кирәк. Алай да бирмәсәләр, администраторга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә белгеч.

«Әгәр мәсьәләне администратор да хәл итмәсә, ике кәгазь битенә шикаять язарга, кәгазьләрнең берсен кибет администрациясенә тапшырырга кирәк», — ди Ширяева.

Мондый шикаятьләрне Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, салым хезмәте һәм прокуратура карый, дип аңлатты юрист.

Чыганак: Интертат

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев