Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл игътибар таләп итә

2022 елның ун аенда җирлектә тән җәрәхәтләре белән бәйле 8 юл-транспорт һәлакәте булган. Өч кеше үлгән, 15 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Балалар һәм 16 яшькә кадәр яшүсмерләр белән бәйле өч очракта бер баланың гомере өзелгән.

Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан акция оештырылды.  “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең  Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлечәсе Мөслимнең юл-транспорт хезмәте белән берлектә оештырган чарада Мөслим лицее укучылары да катнашты. Район үзәгенең халык күп йөри торган урыннарында булып, төрле яшьтәге җәяүлеләргә аңлату эшләре алып бардылар. Кулларына плакатлар тоткан укучылар янына кызыксынганнар үзләре дә килделәр.  Укучылар аларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм истәлеккә өлкәннәргә фонарьлар, ә кечкенәләрнең өс һәм аяк киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар беркеттеләр. Юлда йөргән һәр җәяүлегә имин юллар теләделәр.

Ләйсән Яхина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев