Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилярны котлыйбыз

Мөслим авылында гомер итүче Гөлчирә апа Гизатуллинага - 90 яшь.


Гөлчирә апа Казан ягы кызы. Тормыш аны Мөслим якларына алып килә. Монда ул тормыш иптәше Әхмәт белән таныша. Гомер буе Себер ягында хезмәт куя. Архангельск өлкәсендә Северодвинск шәһәрендә башкарма комитетта инженер булып эшли. Эш стажы 45 ел. Бик хөрмәтле кеше була ул. Үзе салдырган йорт, объектлары белән бүгенгәчә горурланып яши.
Тормыш иптәше хәрби кеше булган, кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Санкт-Петербург, уллары Таганрокта яши. Әниләрен бәйрәме белән котларга Мөслимгә кайтканнар. Юбилярыбыз онык-оныкчыкларга бай.

Гөлчирә апаны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрик итте һәм район башлыгының Котлау хатын, истәлек бүләген тапшырды.
Юбилярны гомер бәйрәме белән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез!

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X