Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилеен билгеләп үтте

10 февраль көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Бибидана Фазыл кызы Муллагалиева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Р.Бәдретдинова, Мөслим районы социаль яклау бүлеге начальнигы Г.Р.Фәтхуллина, ветераннар советы рәисе И.Х.Хафизов, интернат-йорт директоры Г.Г.Шакирҗановадан, интернат-йортта яшәүче өлкәннәрдән, барлык персоналыннан котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.Тантанада катнашучылар 95 яшьлек юбилей уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар, уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм районыбыз үсешенә хезмәт куйган өчен рәхмәт белдерделәр. 

"Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф теләделәр. 95 яше тулган көнне Бибидана Фазыл кызы Россия Президенты В.Путинның котлавы белән исемле открытка алды. Юбилярга интернатның үзешчән артистлары һәм волонтер Эльза Хисамиеваның матур җырлары бик ошады, аңа яхшы кәеф бүләк иттеләр. Бибидана Фазыл кызы барысына да ихлас рәхмәтен белдерде, мондый игътибарга бик шат иде", - дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Фотолар - интернат-йорт архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев