Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Иске Әлмәт авылында сугышчаннар истәлегенә мәрмәр стела куелды

Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Әмәкәй җирле үзидарә башлыгы Илмира Шакирҗанова, авылдашлар, кайткан кунаклар катнашты

Иске Әлмәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стела ачу тантанасы узды.

Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Әмәкәй җирле үзидарә башлыгы Илмира Шакирҗанова, авылдашлар, кайткан кунаклар катнашты. Сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре, тыл ветераннары хөрмәтләнде.

Стелага Иске Әлмәт авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырларында ятып калган 66 кешенең исеме мәрмәр ташка уеп язылган. Анда шулай ук исән кайткан 55 ветеранның исеме дә урын алган. Һәйкәл сугыштан соң дөньяга килгән өч буын вәкилләренең хәләл акчаларына төзелгән.

Фотолар - Иске Әлмәт авылы мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев