Иртәгә ярминкә узачак
Яңалыклар

Иртәгә ярминкә узачак

Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары сату итәчәк.

Иртәгә, ягъни 1 нче май көнне Мөслимнең Банк урамында бәйрәм ярминкәсе гөрләячәк. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары сату итәчәк. Сәүдә итәргә теләге булганнарның 2-46-07 телефоны аша район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә заявка бирүләре сорала. Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана. Ә сатучылардан иртәнге 7 сәгатьтә үз урыннарында булу сорала.   

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.                             

                                                                                                                   16+

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев