Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Иртәнге киңәшмәдә мөһим мәсьәләләр каралды

Район хакимиятенең актлар залында оешма-предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды

Район башлыгы узган чараларга күзәтү ясады, барлык юлларны, урамнарны һәм территорияләрне кардан чистартуны тәэмин итүне бурыч итеп билгеләде.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов медицина өлкәсендәге 2025 нәтиҗәләре белән таныштырды. Узган елда 7659 олы кеше диспансеризация үткән. 4193 бала профилактик күзәтү үтте. Әйтергә кирәк, диспансеризация үтүнең әһәмияте бик зур: нәкъ шушы тикшерүләр нәтиҗәсендә 44 райондашыбызда яман шеш авыруының башлангыч стадиясе ачыкланган. Башлангыч чорда мондый авыруларны дәвалап була, шуңа күрә сәламәтлекне саклау һәм диспансеризацияне вакытында үтү һәркем өчен дә бик мөһим!

Бүгеннән башлап Иске Карамалы авылында күчмә флюорограф эшли башлады. Киләсе атнада флюорограф Мари Бүләр авылында, аннан соң Мәлләтамак, Төйгелде авылларында эшлиячәк. Үзегезнең сәламәтлегегез хакына бу мөмкинлектән файдаланырга чакырабыз!

Бүгенге көнгә район буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә 292 хезмәткәр эшли, шул вакытта вакантлы урыннар да бар: врач-невролог, врач ультразвуковой диагностики, врач-патологоанатом.

Татарстанлыларга уңайлык булдыру максатыннан һәр күпфатирлы йортның МАХ мессенджерында үз йорт чаты булдырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов һәр мөслимлене бу мөмкинлектән файдаланырга чакырды. Биредә йорт һәм аның территориясе белән бәйле бардык яңалыкларны иң беренче юулып белеп булачак. Үзегезнең йорт чатына кушылу өчен беркетелгән таблицада булган йортта яшәүчеләргә адресы, исем фамилия отчествосы, МАХка кушылган телефон номеры тупланган мәгълүматны Sayfiev.Ilnar@tatar.ru почтасына җибәрү кирәк.

Рәмилә Сәләмова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев