Яңалыклар

Иртә киттең, Мөҗәһит абый...

Көз аеның алтын сары октябрен ваклап килгәндә, ил-көнне әбиләр чуагы кинәндергән бер көнне авыр хәбәр: Мөҗәһит абый вафат. Ничек? Әле генә, Шәмсия кичәсендә генә... курай уйнады бит! Тыйнак кына, матур гына итеп, үзе дә әле генә 75 яшен үткәргән иде... Яшәргә дә яшәргә иде бит әле...

Каләмдәшем, шагыйрь абый! Җәсәдеңне җиргә иңдереп, авыр уйлар белән кайту юлына борылганда, кабинадагы каләмдәшләремне гаҗәпләндереп әкрен генә җырлап җибәрдем. Бу синең матәм кичәңә кайта алмаган Лилия Садриева шигырен укыганда елап җибәргән ачы елау түгел, бу эчтәге күңел елавын басу булды бугай:

Кыр казлары җырлап,

Кыр казлары елап,

Каңгылдашып оча көз җиткәч.

Йөрәк әрнеп кала,

Йөрәк сыкрап яна,

Кыр казлары кебек син киткәч.

Гәрчә үзебезнең көньяк-көнчыгышта урнашкан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә һәрдаим килеп, аралашып йөргән булсак та, Мөслимгә кайтып, “Әкиятче бабай” китабын тәкъдим итү чарасында Мөҗәһит абый белән мәктәптә укучылар белән очрашуда катнашып, аның балалар өчен язылган шигырьләренең никадәр эчкерсез, гел балалар теле белән язылганына хәйран калып, чынлап торып сокланып кайткан идем. Ул минем күңелемә шул чаклы тәэсир итте ки, мин шул чакта Мөҗәһит абыйның бүлектә булган барлык китапларын укып чыктым. Үземнең оныкларыма укырлык бер китабым да юклыгына бераз үртәлеп тә куйдым әле. Шушы “тырышлык” белән, бәлки, күпме тотынып та төгәлләнми килгән “Табылдык”ны тәмамларга да зур этәргеч булды Мөҗәһит абыйның китаплары.

Мөҗәһит абый! Күпкырлы, җитмеш һөнәр иясе Мөҗәһит Мирзаһит улы 1950нче елның 15 декабрендә Мөслим рай-
оны, Түреш авылында туган. 1968 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Ерак Көнчыгышта ике ел хәрби хезмәт үтә. Аннан соң алты ел дәвамында район комсомол, партия комитетларында эшли ул. 1982-1995 елларда Мөслим урта мәктәбендә директор булып эшли. “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы” дигән исемнәргә лаек була. Югары квалификацион категориягә ия. 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 2007 елда “Россиянең иң яхшы кешеләре” китабына кертелгән. Абдулла Алиш (2010), Саҗидә Сөләйманова (2012), Ш.Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Мөслим районының Мактаулы гражданины. Ике дистәдән артык китабы бар.

Күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән чорда ике катлы яңа мәктәп салдыруга ирешкән, ике дистәгә якын әдәби китаплар авторы, күп кенә тарихи китаплар язган мөгаллимебезнең үҗәт хезмәт эшчәнлеге хак та күңелемә “сукты”, үз ягыма кайтып, авылым тарихын язуга керештем.

Еллар үтеп, иҗади очрашулар, төрле әдәби чараларда катнашып, һәрдаим аралашып яшәп, якын дуслар булып өлгергән язучыларыбыз Ә. Салах, А. Хәсәнов, И. Гыйләҗев, К. Булатованы да югалтырга өлгердек. Яшь, чибәр, искиткеч талантлы кызыбыз Нәфисәбезнең арабызда юклыгына күңел һаман ышанмый. Инде Мөҗәһит абый... Урыннарыгыз җәннәттә, каберләрегез нурлы, рухларыгыз шат булсын!

Соңгы сулышымны алсам

Хатынымның кулларында,

Соңгы туема килсәләр

Минем барлык улларым да,

Туган авыл зиратында

Мәңгелеккә урын алсам,

Туганнарым күңелендә

Сагынырлык булып калсам,–

Ул вакытта мин, чыннан да,

Бәхетле булачакмын.

Алай гына түгел, хәтта

Яңадан туачакмын...

Шулай язгансың. Шулай булмыймы соң, Мөҗәһит абый!? Мөслимлеләр алдында гына түгел, һәрдаим якты, елмаюлы ачык йөзең, тотрыклы киңәшләрең, зыялылыгың, затлылыгың, тыйнаклыгың, сабырлыгың мәңге онытмабыз! Китапларың, кылган изге гамәлләрең, укыткан шәкертләрең, дәвамчыларың кулга-кул тотынып исемеңне дәвам итәр, үзең үк язып калдырган васыяти шигырьләрең, кешелеклелегең мәңге күңелдән китмәс! Тик иртәрәк киттең бит! Яшәргә дә яшәргә иде әле...

“Түреш зиратында мәңгелеккә урын алган, сагынырлык булып калган һәм бәхетле булып калган” Мөҗәһит абыйны соңгы юлга озатырга халык болыт булып агылды. Матур, тату гаиләдә туып-үскән, инде үзләре әти булып дәвам калдыручы балалары, туганнары, укучылары, авыл халкы, каләмдәшләре...

Мөҗәһит абый, киң һәм ак күңелле Бания ханым белән даими аралашу, күрешкән саен биргән бүләк-күчтәнәчләре, чәчәк, юкә балы...

Элеп каптым бармагыма,

Бал иде – тозлы булды...

Авыр, бик авыр булды сине озату, Мөҗәһит абый...

Миңзифа Әхмәтшина. Әлмәт.


Нет комментариев