Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлегебездә малайлар туу арткан

Август аенда җирлегебездә 11 бала дөньяга килгән, аларның 9 малай, 2 кыз бала.

Ел башыннан бу сан 102 тәшкил итә, 53 малай һәм 49 кыз бала. Узган айда 18 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан, шуның  12 ир-ат, 6 хатын-кыз. Ел башыннан бу сан 193, шуларның 111 ир-ат, 82 хатын-кыз. Бу айда 18 пар язылышты, ел башыннан 86 пар никахларын рәсмиләштергән. Ел башыннан 24 пар аерылышкан булса, августта ике пар гаиләләренең таркалуын хәбәр иткән. ГХАТБ белгечләре хәбәр итүенчә җирлегебездә үлүчеләр һәм аерылышучыларның саны кимүе күзәтелә. Узган ел бу чорда 226 үлем очрагы теркәлгән булса, быел бу сан 33 кешегә кимрәк. 2018 елда бу чорда аерылышу турындагы 40 акт төзелгән булса, быел бу сан 24 кимрәк. Ел башыннан туган 102 баланың 38 беренче бала булып, 23 икенче бала булып дөньяга килгән. 31 бала өченче бала булып беренче авазын салган, ун бала дүртенче һәм аннан да күбрәк балалы гаиләдә туган.

Фото-Pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев