Җирле үзидарәләр көне
Яңалыклар

Җирле үзидарәләр көне

 21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы, район Советы рәисе Аль­берт Хуҗин җирле үзидарә хезмәткәрләренә һәм вете­раннарына тәбрикләүләрен җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Җирле үзидарә – халыкка иң якын торучы хакимият струк­т урасы. 19 авыл җирлеген берләштерүче районыбызда ха­лык мәнфәгатьләрен кайгырту алгы планга куела. Һәр тармакта эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, социаль-икътисади хәлне яхшыр­ту, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү җирле үзидарә җитәкчесеннән һәм хезмәткәрләреннән киңкырлы белем. Районыбызның төзеклегенә битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруга омтылган өчен җирле үзидарә органнары ветеран­нарына, авыл җирлеге баш­лыкларына, хезмәткәрләренә һәм халыкка чын күңелдән зур рәхмәтемне җиткерәм, сәламәтлек, җаваплы эшегездә уңышлар телим”.

 

Фото – "Мөслим-информ архивыннан.


Нет комментариев