Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир уллары

Мәлләтамак егете Евгений Үтәгәновның төп хезмәт урыны “Чаллы икмәге” җәмгыятендә булса да, язгы чәчү, урып-җыю кампанияләрендә Женя һәрвакыт “Туган як” агрофирмасының Табын бүлекчәсенә эшкә кайта. Алдынгы механизатор унберенче ел инде чәчү өчен җир эшкәртә, урып-җыюда катнаша. Быел яз К-744 тракторы базасындагы “BEDNER” компактерында җир эшкәрткән.

– Язын төрле маркадагы техникага утырырга туры килде. Көнбагыш чәчәр алдыннан башта җирне әлеге культура өчен әзерләдем. Аннары агрофирмага “Амазона” тагылма агрегаты кайтты. Аның белән агу-химикат сиптердем. Соңрак алым киңлеге 36 метр булган “Император” сиптергече алып кайттылар, анысында да эшләдем. Урак башлангач, “Нью-Холланд” комбайнына утырдым һәм 40 мең тонна ашлык суктырдым. Хәзер авыл хуҗалыгы техникасында эшләү җанга рәхәтлек кенә бирә. Чөнки күбесендә идарә итү компьютерга көйләнгән, уңайлы шартлар тудырылган, – ди Евгений.
Женяда игенче хезмәтенә мәхәббәт кечкенәдән формалаша. Әтиләре – районның алдынгы механизаторы Кузьма Үтәгәнов ике улында да үз һөнәренә мәхәббәт уята алган. Арыса да, хезмәтеннән тәм табып эшләгән Кузьма абый өйгә һәрвакыт елмаеп кайтып керә торган булган. Женя кечкенә чакта әтисенең солярка исе сеңгән, тузанга баткан өс киемнәрен һаман да онытмый.
– Тузаннан да ипи исе киләдер төсле иде миңа. Әти янында, техника арасында үскәнгәдер, икебез дә механизатор һөнәрен үз иттек, – ди Евгений.
Женяның энесе Марсель дә – агрофирманың алдынгы механизаторлары рәтендә бүген. Чәчү, урып-җыю кампанияләрендә абыйлы-энеле ярышып эшлиләр. Балаларының уңышларына әти-әниләренең дә сөенечләре чиксез. Дөрес тәрбия бирдек дип, шөкерана кыла алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев