Җиңү алып килгән язучылар
Тыңлаучылар күп мәгълүмат алдылар, әсәрләр тыңлап шул чорларны искә төшерделәр
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында язучы фронтовикларга багышланган кичә үтте. Анда тәкъдим ителгән китап күргәзмәсендә М.А. Шолохов, А. Ф.Твардовский, А. А. Фадеев, А. П. Платонов, З.Ш. Нури, А. Алиш һәм башка язучыларның кыскача биографияләре, портретлары һәм китаплары тәкъдим ителде. Бу авторлар әдәби әсәрләр генә тудырып калмаганнар, алар коточкыч сынаулар, батырлык һәм чыдамлык белән тулы чын тарихны укучылар белән уртаклашканнар. Тыңлаучылар күп мәгълүмат алдылар, әсәрләр тыңлап шул чорларны искә төшерделәр.
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев