Интернет кызыктыра
Яңалыклар

Интернет кызыктыра

Районда заманча мәгълүматлаштыру һәм элемтә чараларыннан файдаланучылар саны арта бара.

Район электр элемтәсе узе­лыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы ике ай вакыт эчендә җирлегебездә 100дән ар­тык йортка интернет тоташты­рылган, 40лап кеше IP телевиде­ние мөмкинлекләреннән файдала­на башлаган. Районда IP телевиде­ние караучыларның гомуми күләме 7 мең хуҗалыкка җитә. Интернет кулланучыларның гомуми саны – 4 меңгә якын.

Фото - Pixabay.com


Нет комментариев