Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлек сагында

2007 елдан бирле 18 июль көнне Россиядә Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары көне билгеләп үтелә. Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, тулы бер гасырлык юбилеена аяк атлаучы оешманың вазыйфалары, алар тарафыннан алып барылучы профилактик чараларның әһәмияте бер дә кимеми.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеген Радик Госманов җитәкли. Аның кул астында дүрт кеше – җитәкче урынбасары Рушан Фәрхетдинов, өлкән инспектор Ренат Идиятуллин, дознаватель Руслан Быренков һәм инспектор Рөстәм Гарипов хезмәт куя. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтенең төп бурычы – янгыннарны булдырмау, янгыннарны сүндерү буенча чаралар эшләү, шулай ук оешма-предприятиеләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, кирәкле инвентарь-җиһазлар булдыру. – Безнең максат – янгыннарны кисәтү, куркынычсызлык таләпләренең төгәл үтәлүен тәэмин итү һәм профилактика эше алып бару. Авыр тормыш шартларында яшәүчеләр, социаль яктан уңышсыз гаиләләр, ялгыз һәм караучысыз калган өлкәннәр, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гражданнарыбыз һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә. Алар яшәгән йортларда булу, тормыш шартлары белән танышу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдләрен кат-кат исләренә төшерү төп эш юнәлешебез булып тора, – ди Рушан Фәрхетдинов.– Төрле объектларда янгын куркынычсызлыгы буенча контроль чаралары үткәрәбез. Әлбәттә, җитәкчеләр һәм җаваплы хезмәткәрләр үз вазыйфаларын төгәл алып барырга тырыша. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү очраклары күзәтелгәндә, вазыйфаи һәм җаваплы затларга җитешсезлекләрне кичекмәстән төзәтергә тәкъдим итәбез, – ди өлкән инспектор Ренат Идиятуллин.Янгын күзәтчелеге бүлегенең эше билгеле бер вакыт аралыгында гына түгел, ә ел әйләнәсе дәвам итә. Кышын – электр һәм җылыту приборларыннан файдалану кагыйдәләренең үтәлеше буенча күзәтү алып барылса, яз-көз коры үлән, чүп-чар яндыру очракларын контрольдә тоталар. Җәй көне эш тагын да арта. Каникулдагы балаларның ут белән уйнавы, сүндерелми калган тәмәке төпчегенең зур бәла-казага китерүен һәркем яхшы аңлый. Аңлыйбыз, әмма үтәп бетермибез. Күзәтчелек бүлеге белгечләре, шушы җитешсезлекләрне вакытында күреп алып, аянычлы хәлләргә киртә куярга ашыгалар. Ә без аларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәник, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев