Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Имам балаларны ничә яшьтән намазга өйрәтергә кирәклеген аңлатты

Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде

Балаларга 7 яшь тулганнан соң намаз укырга өйрәтергә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

«Намазга балаларны җиде яшьтән өйрәтү яхшырак. 10 яшьтән үк инде аның сезнең белән бергә бу гамәлне башкаруын таләп итәргә тырышыгыз», – диде Хәйруллин.

Шул ук вакытта имам бу мәсьәләдә артык кырыс булмаска чакырды.

«Без, беренче чиратта, балада уразага, намазга мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. «Әти мине мәҗбүр итте, әни мине мәҗбүр итте» дигән мөнәсәбәт түгел. Ул бит, безнең янда булганда, эшләячәк. Безнең яныбызда булмаганда, ул моны эшләмәячәк», - дип өстәде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев