Җиләк-җимешләр патшалыгында
Яңалыклар

Җиләк-җимешләр патшалыгында

Мөслимдәге "Карлыгач" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк-җимешләрне аерырга өйрәнде.

Күзне бәйләп, һәр җимешнең тәмен, формасын әйтә белгәннәр башкаларга да үз белгәннәрен өйрәтте. Җиләк-җимешләрнең исемнәре һәм аларның билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү максатында оештырылган әлеге уен балаларга бик ошады, дип хәбәр итәләр Мөслимнең "Карлыгач" балалар бакчасыннан.


Нет комментариев