Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җилдән җитез ветеран

Спорт сөючеләр Баланлы авылында яшәүче Фәһем абый Галәевне бик яхшы белә. Җирлектә үткәреләме чара, башкалада яки башка шәһәрдәме, Россия пенсионерлар Союзы оештырамы, яшьләр министрлыгы үткәрәме, районкүләм кроссмы ул, чаңгычылар ярышымы – Фәһем абый берсеннән дә калмый, барысында да катнаша, призлы урыннар яулый, ГТО нормативларын алтын билгегә тапшыра, күпсанлы диплом, рәхмәт хатлары, медальләр бизи спортчының йортын.

Вәзирә һәм Фәһем Галәевлар 1960 нчы елда гаилә кора. Бер ул, ике кыз тәрбияли алар. Балалар үз тормышлары белән яшәп, күптән әби-бабай булсалар да, төп нигезгә эзне суытмый, әти-әниләренә булышып торалар. Хезмәт сөючән Галәевләрнең йорт-ихатасы – чисталык-тәртип үрнәге. Тәрәзәләреннән матур гөлләр елмая, бакчадагы түтәлләр линейка белән сызган кебек тип-тигез, буразна арасында бер чүп күрмәссең. Вәзирә апа бик тәмле чәкчәкләр, пироглар пешерә, җәй буе умарталары белән мәш килә. Фәһем абый да кул кушырып утырмый, каралты-кура, бакча эшләренә дә теләп кушыла. 
Һәвәскәр спортчы 5 чакрым ераклыктагы урманны җәен – йөгереп, кыш чаңгыда көн саен әйләнеп кайта. Быел аның белән күңелсез хәл була язды. Һаман да шул тик тора алмау аркасында инде. Урман уртасыннан йөгергәндә ялан аягын нидер чеметтереп алгач, “берәр кура кадалгандыр”, дип уйлап, юлын дәвам итә. Хәлсезләнә баруын аңлап медпунктка килгәч кенә беленә аны елан чакканлыгы. Чыдам һәм түзем икәненә тагын бер мисал, яшь чагында утын ярганда балта эләгеп тубык сөяген чәрдәкләгән, аяк кыйгаеп төзәлгән. “Күн итек киярлек түгел”, дип армиягә дә алмаганнар. 
– Армиягә бик барасым килде. Турникта 50шәр тапкыр күтәрелә идем, физик яктан нык чыныктым, әзерләндем, – ди Фәһем абый. 
Авылдашымны күптән белсәм дә, Фәһем абыйның аягындагы ярасын күргәнем юк иде. Кызгылт-зәңгәр төстәге бик олы яра булып төзәлгән ул. Шулай да имгәнгән аяк эштән калырга да, йорт салырга, ихатасын тәртиптә тотарга, күпләп мал-туар асрарга, җирлек оештырган чараларда катнашырга, бертуктаусыз йөгерергә дә киртә булмаган. Фәһем абый гомерен терлекчелеккә багышлаган. Илленче елларда Мөслимдә үгез җигеп юл салып йөргәннәрен дә хәтерли әле. 
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” – Фәһем абыйның мәңге үзгәрмәс девизы. Урамнан җил тизлеге белән җәяүләп кем үтте дисәң, ул безнең Фәһем абый булыр. 80 яшьлек икәнен белми дә ул. Сез дә әйтә күрмәгез!
Илүсә Исламова,
Баланлы авыл җирлеге башлыгы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев