Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелекле айболит

Район ветеринария берләшмәсендә озак еллар хезмәт куйган Рәйхан Гайсинны хезмәттәшләре яхшы белгеч, оста табиб буларак мактап кына телгә алалар. “Әле дә эшләтеп йөрткән булырлар иде, арытты дип, 64 яшемдә туктадым”, – ди Рәйхан абый.

Рәйхан – Вәрәшбаш авылы егете. Авыл тормышында кайнап, хезмәттән тәм табып үскән егет мәктәпне тәмамлагач, “укырга кая барырга” дип, баш ватып тормый. 5 класстан бирле җәйге каникулларда көтү көткән улын әтисе – гомер буе колхозда бригадир булып эшләгән Зөфәр абый мактап, “салпы ягына салам кыстырып” кына тора. 
– Рәйхан тәки үз дигәненә иреште – мал табибы булып эшләде. Кечкенәдән йорт хайваннарына мөкиббән китеп, аягын авырттырган эт яки песиләрне дәвалап, тәмам аякка бастырганчы тырыша иде. Кече күңелле булуы аңа шушы һөнәрне сайларга ярдәм иткәндер дә инде. Элек бит бөтен кеше күпләп мал тотты. Без дә ихатада 8-9 үгез, 2 сыер асрадык, – дип сөйли тиздән 103 яшен тутыручы Гыйздекамал апа. 
Венгриядә армия хезмәтен үтеп кайткач, Киров исемендәге колхозда шофер булып эшли Рәйхан. Колхоз маллары авырып китсә дә, үтемле киңәшләрен биргән егеткә колхоз рәисе Лотфулла Мусин: “Син, энекәш, булмаса, ветеринария институтына укырга кер әле. Ичмасам, бер айболит булыр җирлектә”, – дип киңәш бирә. Рәйханга бу сүзләр канат куя! Ул бернинди авырлыксыз әлеге уку йортына укырга керә. Институтны тәмамлагач, беренче чыныгуны ул Марий-Эл республикасының Помары бистәсендә ала. “Яшь кенә булса да, белеме – бер багаж!” дип сөйлиләр аның турында. Бер ел эшләгәч, Мөслим районының “Алга” колхозына эшкә кайта Рәйхан. Өч ел эшләгәч, кайчандыр шушы колхоз белән рәислек иткән, ул вакытта Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Галимҗан Кәримов аны Әлмәт районының Мактама авылындагы “Нефтяник” совхозына эшкә чакыра. Рәйхан Гайсин баш ветеринария табибы булып эшли башлый. 
– Аннан “Ярыш” колхозына ветврач булып эшкә кайттым. Ул вакытларда колхоз-совхозларның гөрләп торган чаклары! Авыл саен ферма дигәндәй... 1980 елларда район буенча 52 мең мөгезле эре терлек исәпләнә иде. Симәк, Елгабаш, Торыш, Краснояр авылларында гына да 1700 савым сыеры бар иде. Красноярда – 400 үгез, Елгабашта – 400 бозау, 125 ат асрадылар. Симәктә 5 мең дуңгыз... Ул елларда ветеринария табибының эше дә күп булды. Вакыт белән исәпләшмичә эшләдек. Прививкаларын да вакытында ясарга кирәк, кан алырга да, анализларын карап-тикшерергә дә. Кыскасы, өйгә кунарга гына кайта идек, – дип, хезмәт елларын искә алды Рәйхан абый. 
Колхозлар таркалгач, Рәйхан абый хезмәт юлын районның ветеринария берләшмәсендә дәвам итә. 2005 еллар була бу. Бай тәҗрибәсе, эшне җиренә җиткереп башкаруы, һәркем белән уртак тел табып җиңел аралашуы, коллективтагы яшьләргә остаз булуы аны алыштыргысыз белгеч итә. 
– Йогышлы авыруларны кисәтү, тояк чиренә һәм җилен авыруларына каршы профилактик чаралар үткәрү, вакциналар ясау Рәйхан абый җитәкчелегендә башкарылды. Сугымга яисә сатарга алып килгән терлекләрнең анализларын да Рәйхан абый алды. Эпидемияләр вакытында да, ял, бәйрәм дип тормыйча, эшкә чыгар иде. Гомумән, мал табибы нәкъ менә Рәйхан абый кебек булырга тиештер ул, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов. 
Хезмәт ветераны Рәйхан абыйның тырыш хезмәте күп тапкырлар Россия, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, Татарстан ветеринария идарәсенең һәм район башлыгының Мактау грамоталары белән бәяләнде. 
– Малларга ветеринария хезмәте күрсәтү ел әйләнәсенә барды. Язын-көзен кан алу, туберкулезга тикшерү, башка профилактик чаралар – барысына да җитешергә кирәк! Көн дими, төн дими – чакырсалар, эшкә чыгып китәр иде. Кешенең карап торган малы бит. Ярдәмне вакытында күрсәтергә кирәк. Безнең чор кешесе үтә дә җаваплы, карусыз, тырыш булды бит ул. Ихатадагы сыерны икәүләп бозаулаткан чаклар да булды. Әниебез улының шушы һөнәрне сайлавына гомер буе сөенеп яшәде, – ди тормыш иптәше Фәния апа. 
Рәйхан абый үзен гомер буе бәхет йолдызы астында яшәдем ди. Саба районының Явлаштау авылы кызы Фәния белән, Казанда укыганда танышып, гаилә коралар. Тату гаиләдә бер малай, бер кыз үстерәләр. Казанның төзелеш институтын тәмамлаган балалары бүген инде үзләре әти-әни булган. Әти-әниләренә өч онык та бүләк иткәннәр. 

Лилия Шәймиева. 

Әлфинур Ногманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев