Игелеккә чикләр юк
Юл һәлакәтендә имгәнү алган Актаныш районы Ахун авылы кызы Гөлгенә Сафинага ярдәм йөзеннән Актанышта хәйрия концерты узды.
Аны Метрәй авылы егете – эшмәкәр һәм хәйрияче Рүзәл Минһаҗев оештырды. “Игелеккә бер адым” дип исемләнгән концертта Яр Чаллы шәһәреннән, Мөслим районыннан, Актаныштан барысы 25тән артык кеше чыгыш ясады. Концертны якташыбыз – ТНВ телекомпаниясенең Яр Чаллы бүлеге корреспонденты Илшат Әюпов алып барды. Рүзәл Минһаҗев җитәкләгән “Игелеккә бер адым” төркеме аңа кадәр Яр Чаллыда концерт һәм хәйрия ярминкәсе оештырган иде.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев