Иҗатка гашыйк Эльза
Иҗат белән кызыксынучылар Тугаш кызы Эльза Хисамиева белән таныштыр, дип уйлыйм. Кечкенәдән иҗат белән шөгыльләнә ул. Иҗатның да төрле юнәлешләрендә үзен сынап карый.
Эльзаның кул эшләре белән шөгыльләнүе турында язган идек. Сәйлән белән чәчәкләр ясый, кулъяулыклар чигә Эльза. Төрле конкурсларда шигырьләр укыганы да булды. Үзе дә шигырьләр иҗат итә. Алай гына да түгел, аның шигырьләренә язылган җырлар да бар. “Бүгенге көндә җиде җырым бар”, – ди Эльза. Шуларның дүртесен райондашыбыз үзе башкара. Шигырьләргә көйне Башкортостанның Балтач районы Иске Балтач авылында яшәүче Римма Шакирова иҗат иткән.
Җыр-моңга сәләт Эльзага әнисе Вәсилә апа белән әбисе Наилә ападан күчкән. Аларның гаилә ансамбле районкүләм смотр- конкурсларда да еш чыгыш ясый. Район сәнгать мәктәбенең вокал һәм баян классларын тәмамласа да, җырчы буларак Эльза беренче тапкыр 2012 елда “Йолдызлык” эстрада фестивалендә чыгыш ясый һәм бәйгенең икенче турына уза.
– 2012 елга кадәр сәхнәгә нәфис сүз белән генә чыга идем. “Йолдызлык” фестивалендә катнашып, бәйгенең икенче турына үткәч, җырлый башладым, – ди Эльза Хисамиева. – Мин талгын җырларны үз итәм. Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова иҗатын яратам. Җырга мәхәббәт яшәргә – көч, иҗатка дәрт бирә, илһамландыра.
Узган ел күрү мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Чулман дулкыннары” татар җыры регионара фестивалендә Эльза икенче дәрәҗә лауреат исемен алган. Бүгенге көндә Эльза “Күңел” радиосының 25 еллык юбилее уңаеннан оештырылган “Безнең җырчы. Яңа буын” республикакүләм проектында катнаша. Эльза анда үзе иҗат иткән “Туган ягым” җырын тәкъдим итә. (Сүз уңаеннан, әлеге бәйгедә тагын бер райондашыбыз – Олы Чакмак егете Фәнис Хөснетдинов та катнаша). Проектта Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, шулай ук Пенза, Ульяновск өлкәләреннән килгән җырчылар көч сынаша. Бүген җиңүчеләр өчен тавыш бирү бара.
Эльза хәйрия концертларында да катнаша. Азнакайның “Җырлы язмышлар” төркеме белән Азнакай һәм Мөслим районнары авылларында гына түгел, күрше-тирә район-шәһәрләрдә дә чыгыш ясый райондашыбыз.
Римма Афзалова.
Гөлия Ибатуллина фотосы. “Шәһри Чаллы” газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев