Яңалыклар ишек шакый
2026 ел башыннан яңа законнар үз көченә керде
Ел башыннан гамәлгә кергән барлык төр яңалыклар эшләүче россиялеләргә, балалы гаиләләргә, эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә кагылачак.
– Ана капиталын индексацияләү – әниләр һәм гаиләләр көтеп алган иң күңелле яңалыкларның берсе. 2026нчы елның 1 февраленнән ана капиталы 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Беренче балага әлеге сумма – 737204 сум, икенче һәм аннан соңгы балаларга 974189 сум тәшкил итәчәк (әгәр сертификат элек рәсмиләштерелмәгән булса). Ана капиталы инде беренче балага кулланылган булса, икенче бала туганда өстәмә түләү 236985 сум тәшкил итәчәк. Файдаланылмый калган акча да индексацияләнергә тиеш, – диде Россия социаль фондының Мөслим районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
1 гыйнвардан ана капиталыннан файдаланып ипотекага алынган торакны ир белән хатынның һәм балаларның гомуми милкенә рәсмиләштергәндә залог тотучы банкның ризалыгы бүтән таләп ителмәячәк. Бу хокукларны теркәү процедурасын гадиләштерәчәк, ә кредит тулысынча түләнгәнче торак банк залогында калачак.
2026 елның февраленнән гаилә ипотекасы кагыйдәләре дә яңартыла. Бер гаилә бер генә ташламалы кредит ала алачак.
Гаилә өчен салым түләве дә
1 гыйнвардан гамәлгә керде. Яңа ярдәм чарасы белән ике һәм аннан да күбрәк балалары булган эшләүче ата-аналар түләнгән НДФЛның бер өлешен кире кайтара алачак. 18 яшькә кадәрге, шулай ук көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балалар да исәпкә алына.
Традиция буенча минималь хезмәт хакының да суммасы арта. Әлеге күрсәткеч елга бер тапкыр 1 гыйнвардан яңадан карала. Бүгенге көндә минималь хезмәт хакы 27093 сум тәшкил итә. Эш бирүчеләр тулы ставкада эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләгәндә шушы минимумнан да ким түләмәскә тиеш. Хастаханә, декрет пособиеләре, бала карау буенча түләүләр һәм алиментлар күләме дә минималь хезмәт хакына бәйле.
20 гыйнвардан 14 яше тулмаган балаларга илдән фәкать чит ил паспорты белән генә чыгарга һәм кире керергә рөхсәт ителәчәк. Бала сәяхәткә әти-әнисе белән барган очракта да. Моңа кадәр Абхазия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләргә чыгу өчен 14 яше тулмаган балаларга туу турында таныклык та җитә иде.
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел илдә барлык төр никотинлы продукциягә дәүләт тарафыннан минималь бәяләр кертелде. Бу тәмәке сатып алу мөмкинлеген киметү өчен эшләнә. Иң арзанлы тәмәке кабы 153 сум торачак. Яңалык вейпларга да кагылачак.
Илкүләм һөнәрләр классификаторын яңартачаклар. Рәсми эшләр исемлегенә коуч, спа-менеджер, ясалма фәһем буенча белгеч, копирайтер кебек яңа һөнәрләр өстәләчәк.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов хәбәр итүенчә, хәрби хезмәткә чакыру ел буе дәвам итәчәк. Яңа ел алдыннан Россия Президенты Владимир Путин әнә шул хактагы указга кул куйды. Ел буе медицина тикшерүе, һөнәри психологик сайлап алу һәм чакырылыш комиссиясе утырышлары узачак. Шул ук вакытта хәрби хезмәткә озату елга ике тапкыр: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр булачак.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев