Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яңа уку елына старт бирелде

Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара

Киңәшмә "Мәгарифне үстерү стратегиясе: заманча мәсьәләләр һәм тактик чишелешләр" исеме астында эшли. Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова һәм район җитәкчелеге катнаша. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина 2024-25 уку елы нәтиҗәләренә анализ ясады, яңа уку елына бурычлар куйды. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган мәгариф хезмәткәрләре бүләкләр алды. Конференциядә лаеклы ялга китүче педагоглар һәм яшь белгечләр дә хөрмәтләнде. Мәдәният йорты фойесында балалар бакчаларының һәм район методик берләшмәләренең эшчәнлекләрен яктыртучы күргәзмә эшләде.

Римма Афзалова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев