Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яңа ел тарихы» исемле мастер-класс чара узды

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бигрәк тә, балалар бу бәйрәмдә бүләкләр, төрле сюрпризлар, могҗиза көтәләр.

Шул уңайдан лицейның 7а сыйныф укучылары өчен «Яңа ел тарихы» исеме астында мастер-класс белән чара узды. Чарада укучылар яңа елны каршылау традициясе, Яңа ел чыршысы барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Яңа ел шигырьләрен, әкиятләрен, табышмакларын искә алдылар. Балалар үз куллары белән мамык, клей һәм яхшы кәеф ярдәмендә «Кышкы кошлар» чыршы уенчыкларын ясадылар. Эш барышында яшь укучыларның кәефләре чын-чынлап бәйрәмчә булды, яңа елга үзләренең планнары, хыяллары белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев