Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмендә ничә көн ял итәбез?

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елга җитештерү календаре проекты әзерләгән

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елга җитештерү календаре проекты әзерләгән. Министрлык матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әлеге проект Россия Хөкүмәтенең карары рәвешендә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү этабын уза. Документ хокукый-норматив актлар порталында чыкты.

«Яңа ел бәйрәмнәре көннәрен күчерү хисабына 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр 12 көн дәвам итәчәк озын каникуллар була. Киләсе елда 5 тапкыр 3 көн рәттән ял көне булачак: февральдә, мартта, 2 тапкыр май аенда һәм Россия көнендә – июньдә», – дип билгеләп үтте Россия Хезмәт министры Антон Котяков. Бу турыда РИА «Новости» яза.

Шулай итеп, кышкы озын яллар 2025 елның 31 декабрендә башланып, 2026 елның 11 гыйнварында тәмамланачак.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев