ГХАТ хәбәр итә
Яңалыклар

ГХАТ хәбәр итә

11 ай эчендә 61 парның никахлары таркалган.

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ноябрь аенда җирлегебездә 1 малай һәм 5 кыз якты дөньяга тәүге авазын салган. Ел башыннан туучылар саны – 68. Ай дәвамында  8 ир-ат һәм 3 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. 11 ай эчендә барлыгы 252 кеше вафат булган. 6 пар никахларын рәсмиләштергән, 4 пар аерылышкан. Ел башыннан язылучылар саны – 89. 11 ай эчендә 61 парның никахлары таркалган.

Фото - ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев