Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең укучылары "Җанлы әлифба" исемле күмәк проект эше башкардылар

Халыкара туган тел көнендә Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 5б сыйныфы укучылары "Җанлы әлифба" исемле күмәк проект эше башкардылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова һәм 10 нчы сыйныфның бер төркем укучылары оештырган әлеге күмәк эш балаларда туган телебез белән кызыксыну теләге уятты, ана теленең безгә тумыштан гаиләбездә бирелгән бик кадерле бүләк булуына төшендерде, аны сакларга кирәклеген аңларга мөмкинлек бирде. Иң тапкыр һәм кызыклы эшләре белән аерылып торган укучылар мөгаллимнәре әзерләгән "Авыр орфограммалар" сүзлекчәсенә ия булды, дип хәбәр итәләр безгә.Шулай ук мәктәптә халыкара туган тел көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре дә укучылар белән кызыклы очрашу оештырды. Алсу Ханнанова белән Эльза Демидова әзерләгән чарада мәктәпнең 4Б сыйныфы укучылары катнашты. Мәктәпнең 7а сыйныфы укучылары исә мәгариф һәм тел музеенда татарларның язу тарихы белән танышты. 10 нчы сыйныф укучылары Эльвина Әхмәтҗанова һәм Алисә Бәдретдинова таныштырган стенд материаллары һәм экспонатлар укучыларда зур кызыксыну уятты. Җиз каләм һәм каурый каләм белән язу мөмкинлеге тудырылган интерактив зонада Адилә Гыйльметдинова укучыларны матур язу серләренә өйрәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев