Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомергә бергә

Узган шимбәдә Хәбибуллина Зилә Зөфәр кызы белән Суфиев Ринас Мирсәгыйт улы никахларын рәсмиләштерделәр.

Илне яклау, саклау борын-борыннан ир-егетләрнең изге бурычлары булган. Районыбызның шактый егетләре ил чакыруына кушылып мобилизацияләнделәр. Алар арасында Ринас Суфиев та бар.

Никах белән яшәгән гаиләнең ике кечкенә балалары да бар. Тормыш иптәше декрет ялында. Мобилизацияләнгәннән соң, Ринас никахларын рәсмиләштерергә дигән фикергә килә һәм командирыннан рөхсәт алып гаиләсе янына кайта.   

Тантанада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. Яшьләрне истәлекле көн белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде, чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле конверт тапшырды.

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев