Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер сукмагыннан илле ел бергә

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, акыл, өмет-ышаныч кирәк. 

Мөслимдә яшәүче Фирая һәм Моряк Йосыповлар – районыбыздагы матур гомер юлы үткән иң хөрмәтле парларның берсе. 9 август көнне алар алтын туйларын билгеләп үтте. Йосыповларга “50 ел бергә” истәлек медале һәм район башлыгының Котлау хаты тапшырылды. Анда мондый юллар бар: “Сезнең мәхәббәткә һәм бер-берегезне кайгыртуга корылган, еллар буена уртак шатлыклар белән ныгыган матур мөнәсәбәтегез соклану хисләре уята. Сез, үсеп килүче яшь буынга бай тормыш тәҗрибәсе биреп, аларны зур эшләргә өндисез. Гаиләгезнең җылы учагы күңелләрегезгә сүрелмәс дәрт, яшәү көче өстәсен!”

Фото – Йосыповларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев