Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлчәчәктән – балан пирогы

Мөслимдә яшәүче Гөлчәчәк Даутова пешергән балан пирогының камыры уалучан булуы белән аерылып тора. Сусыл камыр ризыгының рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 

Кирәкле ингредиентлар: бер кап маргарин, 1 йомырка, 5-6 кашык сөт, чеметеп кенә тоз, бер чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, кирәгенчә он, балан җимеше, шикәр комы.
Әзерләү тәртибе. Камырны куллар ябышмаслык итеп йомшак кына итеп басабыз. Камырны икегә бүләбез, аскы өлеш өчен күбрәк калдырабыз. Эчлек өчен ярты стакан баланны су белән чайкатабыз, тукмак белән төябез. Шуңа 2 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы салабыз. Эчлекне салып, пирогны ясап бетергәч, өстен уртадан тишеп куярга кирәк. Пирогның өстен үз фантазиягезне эшкә җигеп бизәргә була. Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40-45 минут пешерәбез.
Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев