Газета-журналлар үзләре – кадерле бүләк
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте яртыеллык саен үз газета-журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйната. Бүләкләр дә саллы: юрганнар, иттарткыч, блендер, мультиварка һәм төп бүләк – телевизор. Бүләк отучылар арасында мөслимлеләрнең дә булуы сөендерә.
Мөслим матбугат үзәге белән даими элемтәдә торучы Фәнисә һәм Рафис Хәбибуллиннарның “ТАТМЕДИА” бүләген отуы беренче генә тапкыр түгел. Узган яртыеллыкта Рафис абый “Чаян” журналының махсус бүләге – электр чәйнеген откан иде. “Чаян”га быел да язылдым”, ди ул. Аннан кала тагын балалар өчен “Сабантуй”, “Ялкын”, “Көмеш кыңгырау”га һәм “Авыл утлары”на – җәмгысе унлап газета-журналга язылган. 2019нчы елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылган Хәбибуллиннар гаиләсе кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
– Вакытлы матбугатка “бүләк отам” дигән максат белән язылмыйбыз. Матбугатны укымыйча, район газетасы белән танышмыйча җирлектәге вакыйгаларны белеп булмый, – ди Рафис абый Хәбибуллин. – Газетаның беренче битеннән соңгы битенә кадәр укырга тырышабыз. Үзебезгә аеруча ошаган язмаларны балаларга да укытабыз. Оныклар өчен газета-журналларга махсус язылабыз. “Көмеш кыңгырау”га оныгым белән шигырьләр язабыз. Басылып чыккач, сөенәбез. “Авыл утлары” аша райондашларыбыз белән танышабыз, табигатьне яратырга өйрәнәбез. Газета сөйләм телен үстерергә дә ярдәм итә.
Бания һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар “Авыл утлары”ннан тыш “Мәйдан”, “Казан утлары”, “Безнең мирас”, “Ялкын”, “Сабантуй” журналларына, “Көмеш кыңгырау”, “Мәдәни җомга” газеталарын алдыра. Болары – “ТАТМЕДИА” АҖ басмалары гына. Бания апа белән Мөҗәһит абый өчен бүләк оту икеләтә сюрприз булды. Әхмәтҗановларның газетага язылу турында квитанцияләрен конкурска хат ташучы Виктория Газетдинова җибәргән булган.
– Конкурста катнашу өчен “ТАТМЕДИА”ның кимендә өч басмасына язылу шарт. Мөҗәһит абый белән Бания апа “ТАТМЕДИА”ның сигез басмасына язылды! Ел саен шулай күпләп алдыралар. Газета-журналларга даими язылган, укыган райондашларым белән горурланам. Аларны башкаларга да күрсәтәсем һәм иң мөһиме – җиңдерәсем килде, – ди ул. – Әхмәтҗановларның бүләк отуын ишеткәч, алардан бигрәк үзем сөендем!
“ТАТМЕДИА” АҖ үз басмаларына язылучылар арасында быел тугызынчы тапкыр бүләк уйнатты. Конкурска квитанцияләрен җибәрүчеләр арасында Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә бар, ди оештыручылар. Димәк, татар матбугатын чит өлкәләрдә яшәүчеләр дә укый!
Бүген 2020нче елының беренче яртыеллыгы өчен язылу бара. Вакытлы матбугатка бәяләр күтәрелсә дә, әбунәчеләребез саны кимемәс, дип ышанабыз. Без сезнең белән көчле, укучыларыбыз!
Газетага язылып, бүләк тә отасыгыз килсә, язылу турында квитанцияләрегезне Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресы буенча (телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз) юлларга кирәк. Исегезгә төшерәбез: бүләк уйнатуда катнашу өчен “ТАТМЕДИА”ның кимендә өч басмасына язылу шарт!
Римма Афзалова.
“ТАТМЕДИА” басмалары: |
||||||
“Сөембикә” (16+) |
||||||
“Чаян” (16+) |
||||||
“Идел"-"Идель” (16+) |
||||||
“Мәгариф” (12+) |
||||||
“Казанский медицинский журнал” (16+) |
||||||
“Казань” (16+) |
||||||
“Ялкын” (6+) |
||||||
“Салават күпере” (0+) |
||||||
“Казан утлары” (16+) |
||||||
“Мәйдан” (16+) |
||||||
“Сәхнә” (12+) |
||||||
“Татарстан” (16+) |
||||||
“Безнең мирас” (16+) “Сабантуй” (6+) “Гаилә hәм мәктәп” (6+) “Аргамак” (12+) |
||||||
|
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев