Гаризалар кабул ителә
Яңалыклар

Гаризалар кабул ителә

Балаларны 1 класска кабул итү өчен 1 февральдән гаризалар кабул итүнең беренче этабы башлана.

Ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен каралган һәм июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. 1 июльдән гаризалар кабул итүнең икенче этабы старт ала. Ул беркетелгән территориядә яшәмәүчеләр өчен һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Класска кабул итү турындагы боерык белән ата-аналар гариза биргәннән соң 7 эш көне эчендә мәгълүмат стендларында һәм мәктәп сайтларында таныша алалар.Ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталы аша да гариза бирә ала. Бу очракта 5 эш көнендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев