Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гариза бирергә өлгер

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аны акчалата алучы федераль ташламачылар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. 

Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак. 
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын; төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала. 
– Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль ташламачыларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә безнең районда дәүләт социаль ярдәмен 2 меңнән артык кеше ала, – дип билгеләп үтте клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев