Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Гаилә ипотекасын бирү чикләнә, социаль түләүләр индексацияләнә: февральнең яңа законнары

1 февральдән Россиядә «Бер гаилә – бер ташламалы ипотека» принцибы эшли башлый

Февральдә Россия законнарында һәм норматив хокукый актларында үзгәрешләр көтелә, алар ипотека, социаль түләү алучылар, сатучылар һәм сатып алучыларга кагылачак. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы күзәтүендә.

Бер гаиләгә - бер ташламалы ипотека

1 февральдән 6 процентлы ташламалы ипотека бирү кагыйдәләре үзгәрә. «Бер гаилә – бер ташламалы ипотека» принцибы кертелә. Ир белән хатын бер килешү буенча банк алдындагы бурычны бергәләп капларга тиеш булачак.

2023 елның декабреннән Россиядә «бер гаилә ипотекасы» кагыйдәсе гамәлдә булды, әмма практикада чикләүләр юк диярлек иде. Ир белән хатынга ташламалы кредитларны аерым алу, шулай ук төрле программалардан (гаилә, IT-ипотека, Ерак Көнчыгыш һәм башкалар) файдалану мөмкинлеге бирелде.

Яңа принцип ташламалардан явызларча файдалану очракларын (моңарчы ир белән хатын икешәр фатир сатып алып, торакны яңадан сату яки аны арендага тапшыру мөмкинлегенә ия иде) булдырмауга юнәлдерелгән. Мондый хәлләрдә дәүләт программасы, асылда, гаиләләргә ярдәм итү түгел, ә инвестиция алымы буларак кулланылды.

«Башта «гаилә ипотекасы» программасы яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буларак уйланылган иде. Күчемсез милек сатып алу инвестицияләр буларак кына андый ярдәм рәтенә керми. Шуңа күрә бер гаиләгә бер ипотека калдыру турындагы карар дөрес тоела. Ике ипотека алырга сәләтле гаиләләр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ түгел дип уйлыйм, бу, нигездә, инвестицион килешүләр», - дип искәртте Татарстан риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев.

Ул гаилә ипотекалары санын чикләү килешүләр исәбен киметәчәк һәм бу төзелеш компанияләренә тискәре йогынты ясаячак, дип өстәде.

Фото – «Татар-информ»

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев