Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Гаделлек яратты

Элек Мөслимнән Әлмәт шәһәренә чыгып китү юлында сул яклап аэропорт бар иде. Башта аның бинасы бик фәкыйрь кыяфәттә иде. Самолетлар күбрәк оча башлагач, Казандагы җитәкчелек Мөслимгә йөз белән борылды. Һава юлы Мөслимне Казан, Бөгелмә, Минзәлә шәһәрләре, Актаныш белән бәйләде. 

Иң элек – “кукурузник” дип аталган самолетлар, аннан соң АН-2 маркалы самолетлар очты. Мөслимлеләр Казанга тиз арада барып җитәләр иде.
Җитәкче булып Хәбиб Дәүләтшин эшли башлагач, аэропорт биләмәсенә тәртип керде, бина урнашкан ихата ямьләнде. Иң элек ихатаны әйләндереп алып, төрле агачлар: нарат, каен, гөлҗимеш утыртылды. Кое кагып су да чыгарылды. Пассажирларга рейсны көтәргә уңайлы булсын өчен, иркен зал төзелде. Гомумән, эш тәртипле барды. Рейска алдан язылып, вакыты килеп җиткәч, шул язылу буенча билет сатып алып, проблемаларсыз очарга була иде.
Хәбиб Мәүләветдин улы беркемне дә чиратсыз очырмый. Аның өчен партиянең район комитеты кешесе дә, терлекче дә бертигез була. Алдан язылсаң – очасың, язылмасаң – юк. 
Очу полосасында, аңа якын-тирәдә мал-туар йөртү тыела. Шулай беркөнне Краснова фамилияле хатын-кыз сыерын тыелган урында көтә. Аэропорт җитәкчесе аңа кисәтү ясый. Әмма Краснова тыңламый. Тавыш чыга. Дәүләтшин Краснованың сыерын куа башлагач, ул сыер артыннан йөгерә һәм егыла. Краснова “Мине аэропорт җитәкчесе кыйнады” дигән ялган белешмә ала һәм шуның белән партиянең район комитетына бара. Секретарь судка бирергә киңәш итә һәм Краснова судка бирә. Суд Мөслимдә түгел, ә Азнакайда үтә. “Хәбиб Дәүләтшин Краснованы кыйнамаган” дигән карар чыгарыла. 
Гаделлеге өчен Хәбиб Дәүләтшинны эшеннән дә алмакчы булалар. Планнарны арттырып үтәгән, халыкка хезмәт иткән, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән сугыш ветераны Хәбиб Мәүләветдин улын күпме җәберләсәләр дә, ул намусына тап төшерми, фидакарь хезмәт итә. “Ватаным Татарстан” газетасында “Халык рәхмәте” рубрикасында күп тапкырлар аның турында язмалар басыла.
Эшләгән кешенең эшен күрә белү кирәк. Гаделсезлек, нахак сүз белән кешене таптарга ярамый. Ә аэропорт хәзер юк инде, тарих битләрендә генә калды.
Флүрә Дәүләтшина. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев